Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыюны тәмамларга да өлгермәде, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләргә тотынды. Быел бу эшчәнлек башка еллар белән чагыштырганда үзгә булачак. Ник дигәндә, республика Президенты район җитәкчеләре алдына чит ил техникасыннан баш тартып, үзебездә җитештерелгән запас частьләргә өстенлек бирү бурычы куйды.
Әлбәттә, язгы кыр эшләренә әзерләнә башлау өчен, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую таләп ителә. Районнарда бу эшчәнлек тулысынча тәмамланган диярлек.
Коррозиядән саклау өчен...
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сүзләренә караганда, Актаныш, Әтнә, Балтач, Буа, Зәй, Кайбыч, Нурлат һәм Сабарайоннарында әлеге эшчәнлек аеруча яхшы итеп тормышка ашырылган. Ә менәӘгерҗе, Аксубай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Мөслим һәм Менделеевск районнарының кайсыбер хуҗалыклары техниканы саклауга бик салкын караган – алар иң гади кагыйдәләрне дә үтәмәгән, хәтта.
- Бу хуҗалыклар машина паркларын тиз арада тәртипкә китерергә бурычлы. Министрлык бу эшчәнлекне җитди контрольгә алды инде. Махсус стандартлар юкка гына кабул ителмәгән бит. Комбайннар һәм кайбер машиналарның еллы кэш вакыты нибары 2 ай тәшкилитә. Ә башка чорда алар паркларда саклана. Әгәрдә аларны саклау тиешенчә оештырылмаса, коррозиядән килгән зыян техника бәясенең 25 процентын (!) тәшкил итәргә мөмкин, - дип хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте министр урынбасары.
Николай Титов сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүчеләргә хезмәт хакларын вакытында түләү мөһим. Бу ремонт эшенең сыйфатына зур йогынты ясый.
Ташламалардан файдаланып кал
- Шунысын да билгеләп үтәм: запас частьләр белән сату итүче заводлар декабрь азагына кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдингларга махсус ташламалар тәкъдим итә. Аның күләме якынча 10-30 процент тәшкил итә. Кайсыбер заводларда ташламалар февральгә кадәр гамәлдә, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Гомумән, запас частьләргә бәяләр белән бәйле проблема хәзер аеруча актуаль. Күп кенә хуҗалыкларда акча җитми.
- Агымдагы елда гына да запас частьләрсатып алуга акчабулмау сәбәпле, “Ак Барс” агрохолдингында - 17 трактор, “Сөт иле” ндә – 11, “Кызыл Шәрык Агро” да – 13 трактор язгы кыр эшләрендә катнаша алмады. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне хәзер үк чишә башларга кирәк, - дип белдерде министр урынбасары.