Атнинский район по-прежнему лидирует в республике по производству молока

18 ноября 2015 г., среда

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 18 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районы бу көнне тулай алганда 126,5 тонна сөт савып алды. Узган елга карата +21 тонна, ә ай башына карата +6,5 тонна бу. Алдагы көннән дә 0,5 тоннага артык.

Бер баш сыердан савып алган уртача сөт күләме 18,8 килограмм тәшкил итә. Ә авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына исәпләсәк – 2,36 килограмм. Болар республикада иң зур күрсәткечләр. Ә рейтинг нәкъ шуларны кеүз алдында тотып исәпләнә.

Татарстан буенча бер баш сыердан уртача 12,3 килограмм сөт савылган. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 0,72 килограмм булган.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International