В Атнинском районе живет трудолюбивый народ, любящий свою землю

18 ноября 2015 г., среда

Гап-гади бер авыл
    баласы син.
Тамырларың
    җиргә береккән...


Туган авылыннан ике генә елга аерылып тора ул.
Резеда Сәмигуллина, Күшәр мәктәбе укытучысы
Ир-егетнең Ватан алдында булган бурычын үтәп, Туган илен сак­лап, армия сафларында хезмәт иткәндә. Шул вакытта да, ындыр артындагы басудан тракторлар гөрелтесе, ерак басудагы тук башаклар җыры, Ашыт елгасы буендагы болында атлар кешнәгәне, таң алдыннан пар сандугачның чутыл­да­шып серләшүләре, биг­рәк тә, әти-әнисенең ир­тә таңнан торып эшкә чы­гып китүләре – төшенә бер генә түгел, ә көн саен ке­реп, кыска, татлы солдат йокысыннан уятып ап­тырата  аны. Шуңа күрә чит­тә бәхет эзләү турында  уена да кереп чыкмый аның.  Авылына әйләнеп кайтуга, һич икеләнмичә, туган колхозында хезмәт юлын башлый.
Мәктәп елларыннан ук төгәллеккә өйрәнгән кеше буларак, нинди ге­нә эш­кә тотынса да, ирен­ми­чә, җиренә җитке­реп баш­кара  Рүзәл. Яшь егет­нең эшкә сәләтен, ты­рышлыгын күреп, баш­та бригадир ярдәмчесе, соңрак дуңгызчылык фер­масына мөдир итеп эш­кә билгелиләр аны. Үзе эшләгән чорда, то­рак­ларда тәртип, чисталык урнаштырып, дуңгыз үр­четү буенча районда ал­дынгы урынга чыгара. Семинарга  килгән хез­мәт­тәшләре дә, район җи­тәкчелеге дә эшенә уңай бәя бирә.
2001 елда, Кушәр күмәк ху­җалыгына яңа рәис  сай­лау мәсьәләсе килеп ту­гач, авылдашлары, кол­хозның аксакаллары бер­тавыштан аның кандидатурасын хуплыйлар. Һәм ялгышмыйлар. Рәис­лек итүнең беренче көн­нәреннән үк баштанаяк эш­кә кереп чума. Бар кө­чен, белемен, тырышлы­гын колхозны алдынгы­лар сафына чыгару өчен сарыф итә.
Күпме тынгысыз көннәр, йокысыз төн­нәр бер-бер артлы уза торды. Күмәк хуҗалык­ның йөзе тамырдан үз­гәр­де. Мөгезле эре терлек­ләр өчен яңа тораклар, трак­тор-машина паркында җылы, уңайлы гаражлар сафка басты. Читтән  ка­раганда, авыл кечкенә бер крепостьне хәтерләтеп тора хәзер. Бер генә җи­мерек объект, бер генә ау­ган койма күрмәссең ху­җалыкта.  Колхозчылар тор­мышында да   үзгәреш­ләр артты: авыл­га килеп керүгә таш җә­елгән юллар, берсеннән-берсе төзек, зәвык­лы өйләр, печәнлекләргә ге­нә сыймыйча, ындыр ар­ты­на өелгән печән-салам кибәннәре, абзар тулы мал-туар – болар барысы да муллык, байлык бил­гесе, хуҗалык рәисенең игенченең тынгысыз хез­мә­тен югары бәяләве.
Колхозның киләчәген дә кайгыртып яши Рүзәл. Авыл­да яшьләр теләп кала, чөнки барысы да эш бе­­лән тәэмин ителгән, өр-яңа тракторлар ышанып тапшырылган,  ва­кы­тын­да лаеклы  хез­мәт хакы түләнә.
Тулырак язманы газета битләреннән укый аласыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International