Профилактическая операция «Осенние каникулы»

9 ноября 2015 г., понедельник

1-10 ноябрь көннәрендә ЮХИДИ идарәсе тарафыннан республика буенча балаларның юлларда алынган травмаларын профилактикалау максатыннан “ Осенние каникулы” операциясе үтә. Республика буенча алынган мәгълүматка күз салсак, агымдагы елның 9 ае эчендә балалар катнашында 427 юл һаләкәте теркәлгән, аларда 13 бала үлгән, 448е тән җәрәхәте алган. Әтнә районында исә бер юл һаләкәтендә 1 бала зыян күргән. Әлеге операция кысаларында балаларның юлларда кагыйдәләрне тиешенчә үтәүләренә, куркынычсызлык каешларын куеп йөрүләренә зур игътибар бирелде. Шулай ук район мәктәпләрендә шушы темага очрашулар үткәрелде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International