Комыргуҗа урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Сөнгать кызы Фәхриева Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре җәйге спартакиадасының армрестлинг буенча финал этабында I урын яулады. Спартакиада 2015 елның 17 октябрендә Мамадышта 7 спорт төре буенча узды. Безнең команда составына спорт белән шөгыльләнгән район укытучылары керде. Команда беренчелегендә безнекеләр иң яхшы “унлык”ка керде.