Урожай в Большеатнинской школе

9 сентября 2015 г., среда

Олы Әтнә мәктәбе елның елында мул уңыш җыеп алып сөендерә. Быел да мәктәп коллективы үстергән яшелчәләрнең исәбе-хисабы юк. Чынлыкта, шаккатырлык!

Мондагы уңышны фотога төшереп, социаль челтәрләрнең берсенә куйганнар: күреп бик күпләр, шул исәптән “Ирек мәйданы” газетасы хезмәткәрләре дә сокланганнар. Дөрестән дә шаккатырлык! 600 килограмм кишер, 700 килограмм суган һәм 800 килограмм чөгендерне кышка туплап куйганнар инде. Алманы, кыярны күпме җыеп куйганнарын төгәл генә әйтә дә алмадылар.

- Кишерне сораучылар да бар, - диделәр.

Шулайдыр, укучылар тәрбияләп үстергән, экологик яктан чиста продуктны үз итүчеләр күптер.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International