Сельскохозяйственные ярмарки продлятся до 26 декабря

8 сентября 2015 г., вторник

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу хакта республика хөкүмәте җитәкчесенең урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Ярминкәләрнең беренчесе шимбә, 5 сентябрь көнне булды. Моннан соң, авыл хуҗалыгы районнары үзләренең азык-төлеген төяп, һәр шимбә көнне киләчәкләр. Бәяләр дә артык югары булмый. Шул ук вакытта ярминкәләрнең гыйнварда да дәвам итүе бар. Анысы мөмкинлеккә карап башкарылачак.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International