В Атнинском районе началась вакцинация коров

4 сентября 2015 г., пятница

“2 сентябрьдән шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләргә украга каршы вакцина ясый башладык”, - дип хәбәр итә мал табибы Салих Шаһиев. Ул 4 меңнән артык мөгезле эре терлеккә ясала. Моннан тыш, язын кечкенә булып калган терлекләргә дә “Сибирка”га каршы укол кадыйлар. Аларының саны 2 меңнән артык. Газета дөнья күргән көнгә бу эшне Югары Сәрдә, Күшәр авылларында тәмамлыйлар. Ә гомумән, сентябрь аенда төгәлләргә планлаштыралар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International