Быел балалар бакчалары бусагасын беренче тапкыр атлап 108 бала керә. Район мәгариф бүлегеннән әнә шундый хәбәр алдык. Кечкенә район өчен аз сан түгел бу. Аларның әти-әниләре дә балалары бакчага йөргән өчен түләүгә компенсация алачаклар. Моны рәсмиләштерү өчен әти-әниләренең социаль яклау бүлегенә килүен сорыйлар.