Быел көзен Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларга БДИны кабат бирү мөмкинлеге бирелә. Республиканың белем сыйфаты мониторингы үзәгенә гаризаларны 25 августтан 12 сентябрьгә кадәр биреп була.
Мәҗбүри фәннәрдән – рус теленнән һәм математикадан, беренче тапкыр имтиханнарны яңадан бирү мөмкин булачак.
БДИны бердәй расписание көнендә тапшырырга була.