Әтнәдә мөселман балалар лагере ябыла

15 августа 2015 г., суббота

Бу көннәрдә Олы Әтнә мәчете балаларның шат авазыннан өзелмәде.

Мәчет каршында, елдагыча, балалар лагере оештырылган иде. Тик аның ябылу вакыты да килеп җитте. Бүген, шимбә көнне лагерне ябу тантанасы узды.

Шунысы куанычлы, мөселман лагерен үз итүчеләр быел тагын да арткан. Димәк, ниндидер өстенлекләре бар. Бу уңайдан кайбер әти-әниләр фикерен сораштык. Күбесенең фикере аваздаш:

- Мөселман балалар лагере тәртипкә, гаделлеккә, пөхтәлеккә өйрәтә!

... Бу хакта тулырак язма белән соңрак таныштырырбыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International