Урак озакка сузылмас дигән өмет бар

13 августа 2015 г., четверг

Беренче багана – хуҗалыклар, икенче – урып-җыясы барлык, өченче – 11 августка урып-җыйган мәйданнар (гектарларда)

Дусым                 1781      684

Күңгәр                  994         469

Күшәр                  1012      382

Ленин                  3003      1096

Мәңгәр                1796      357

Таң                       2672      1220

Ташчишмә          963         557

Шахтер                2799      1174

Уңыш                   1950      762

Тукай                   3270      1379

Район буенча  20240    8080

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районның 40 процентка якын мәйданнарында урак төгәлләнде. Сугып алынган игеннең күләме 20200 тонна тәшкил итә. Әлегә һәр гектардан уртача уңыш 25 центнер.

Бу өлкәдә уңышлы эшләүчеләрнең берсе – Ленин хуҗалыгы.Монда ашлыкны барысы 8 комбайн суга. Комбайнчылар бар да тырыш: Айдар Сабирҗанов, Илфат Гыймадиев, Рәмис Галләмов, Инсаф Нигъмәтуллин, Фирдинат Сабирҗанов, Влад Петкевич, Борис Уткин һәм Таһир Сафин эштә сыналган егетләр. Соңгысы белән комбайннардан тыш, янгын сүндерү машинасы һәм “КамАЗ”лар – барысы 15 техника мәш килгән көзге бодай басуында очрашып, кыскача әңгәмә кордык. Шөкер, комбайнының штурвалы артына инде 13нче ел эшләүче комбайнчы ярдәмчесе – улы Азат утырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International