В республике намолотили более 1 миллиона тонн зерна

7 августа 2015 г., пятница

Татарстанда миллион тонна ашлык суктырып алынды. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 21,7 центнер тәшкил итә. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алган мәгълүматларга таянып, “Татар-информ” агентлыгы корреспонденты хәбәр итә.

Бүгенге көнгә бөртеклеләр республиканың 470 мең гектар мәйданында суктырылды. Бу барлык мәйданнарга карата 29 процент. 1 миллион 021 тонна ашлык җыеп алынды. Әлки, Апас районнарында 44 процентка кадәр мәйданнарда суктырдылар. Буа районында өлгергән уҗым культураларын 42 процент мәйданнарда екканнар. Республика буенча бөртеклеләрне уртача 29 процентта суктырдылар. Һава торышы мөмкинлек бирмәү сәбәпле һәм төнъяк районнарның берсе саналган Әтнәдә әлегә бу күрсәткеч 16 процент кына.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International