Район үзәгендә, элеккеге автовокзал каршысында нидер майтаручыларны карап йөрисездер, беләсегез дә киләдер. Без дә шулай дип кызыксындык.
– Монда “Энергосбыт” бүлекчәсе булачак, әлегә суүткәргеч үткәрәбез. Аннан сон төзелешенә тотынабыз. Ике ай эчендә төзиячәкбез...– дип җавап бирделәр безгә ООО ”Теплопрогресс” эшчеләре.
10×10 метрлы бер катлы бина булачак бу! Төзелеп беткәч, электр кулланган өчен түләүләрне менә шушы бинада түләячәкбез!