В преддверии ЧМ-2015 татарстанским полицейским подарили 72 машины

16 июля 2015 г., четверг

Татарстанда полиция хезмәткәрләренә 72 “Нива” автомобиле бүләк иттеләр.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының пресс-хезмәте хәбәрләренә караганда, 14 автомобиль патруль хезмәтләренә. 58е участок инспекторларына бирелә.

Киләчәктә бу машиналарны навигация системасы һәм видеорегистраторлар белән җиһазлау күздә тотыла. Нәтиҗәдә полиөия хезмәткәренең эше гел күз алдында, берәр вакыйга булган урынга килү вакыты да тизрәк булачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әтнә полиция бүлегенең участок инспекторы Илнар Закиров та яңа машиналы булды. Бер “Нива”ны аңа тапшырдылар.

- Казанга барып, үзе алып кайтты, - диделәр.

Исегезгә төшерәбез, Илнар Закиров участок инспекторы булып күптән эшли, бу вазифаны Олы Әтнә һәм Чишмәле Сап юнәлешендәге авылларда башкара. Ә “Нива” – яңа модельле, 5 ишекле.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International