Юл буендагы әлеге зиратта авып яткан кабер ташларына игътибар иткәнегез булгандыр. Борынгы ташлар икәнен карап йөрсәк тә, “Татарстанның мәдәни мирасы” программасына кертелеп, тиз арада торгызыла башлар, дип уйламаган идек. “Таттелеком” җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән әлеге мирас яңартыла башлады. “Шимбә көнне генә карап мендем, мондагы күтәрелергә тиешле 15 кабер ташының 13 е инде күтәртелгән, ике чардуган куелган. Эш дәвам итә, керү-чыгу, догалар укый торган урыннар да ясаласы...”, – дип хәбәр итте Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин.