Елдагыча зур конвертлар белән салым түләргә кирәклеген искәртеп хатлар килә башлады. Түләү срогы – 1 октябрь! Игътибар белән карагыз, түләрмен әле дип кырыйга алып куеп онытмагыз, элекке кебек 1 ноябрьдә түлисе түгел. Әгәр дә хатта язылганнар аңлашылмаса, түләү тәртибе, исәпләү ялгыш кебек тоелса, 2–10–97 телефонына шалтыратып сорагыз, җавап бирәчәкләр. 1 октябрьгә кадәр түләнмәгән очракта, өстәмә акча исәпләнә башлый, эшегез суд приставларына тапшырылачак, шуңа күрә катлауландырмагыз. Түләү тәртибе элеккечә, терминалларда да, банкларда да түләп була.