Весенние полевые работы

28 апреля 2015 г., вторник

Һава торышына һәм басу өлгерүгә бәйле рәвештә, игенчеләребез пәнҗешәмбедән бирле басуда: җай чыгуга карап, үләннәрне ашлама белән тукландырдылар. Ә 27нче апрель, дүшәмбе көнне Олы Әтнәнең “Поле чудес” артындагы басуында люцернага ашлама кертүне тулы көчкә башкаралар иде. – Кәеф күтәренке, техника гөрләп тора, һава шартлары бик уңай – эшләр өчен бөтен шартлар да бар, – дип каршы алдылар биредә. Илшат Йосыпов “МТЗ-1221” тракторында “разбрасыватель” белән ашламаны чәчеп бара, аңа ашламаны “Амкодор”да Рәшит Гәрәев бушата. Ашламаны басуга “КамАЗ” машинасында Илнар Гатауллин чыгара. Баш агроном Илнар Васыйлов та монда. – “Тукай” хуҗалыгында язгы чәчүгә әзерлек – 100 процент! Тик һава торышына бәйле рәвештә, быел ул бераз соңгарак калды. Ә эш шартлары бездә яхшы оештырылган: егетләр иртәнге 4тән басуга чыгалар һәм кичке караңгыга кадәр эшлиләр. Аларны басуга алып чыгып ике тапкыр ашаталар, - ди ул. Әйтүенчә, тукландырасы мәйданнары шактый: 1216 гектар җирдә күпьеллыкларга, 305 гектар бодайга һәм 945 гектар арышка ашлама кертәселәре бар. – Ә иртәгә күпьеллыкларны тырмаларга чыгабыз, агрегатлар басуларда, әзерлек сызыгында, – ди бригадир Гомәр Гатауллин. Күәм бригадасында тырмага чыкканнар да инде. – Елдагыча, “МТЗ-1221” тракторында Фәрит Шаһидуллин күпьеллык үләннәрне тырмалый башлады, - ди Күәм бригадасы бригадиры Айрат Зарипов.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International