Мероприятие посвященное «70-летия Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов»

24 апреля 2015 г., пятница

Олы Мәңгәр мәдәният йорты Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кабат бик зур чара булып узды. Бу юлы өстәлләр артына хөрмәтле кунаклар - сугыш чоры балалары чакырылган иде. Мәдәният йортының фойесын тутырып утырган кунаклар - сугыш чорында туып, ул елларның ачысын төчесен сабый чактан татыган, күпләре әтиләрен бөтенләй дә күрмичә, әтилеләргә кызыгып үскән , күргәннәре дә туйганчы әти назын тоеп кала алмаган тулы бер буын.Әлеге матур чара җирле үзидарә һәм күмәк хуҗалык тырышлыгы белән әзерләнгән. Шуңа да өлкәннәрнең күмәк хуҗалык рәисе Айдар Шәриповка, җирле үзидарә җитәкчесе Вазыйх Хисматуллинга, ветераннар советы рәисе Хәлимә Закировага рәхмәтләре зурдан. Бәйрәм чарасын матур итеп оештыруга авыл советы башкарма комитеты рәисе урынбасары Гөлназ Мусина,китапханәче  Гөлшат Гарифҗанованың да күп көче кергән. Бәйрәмне мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсинә Шакирова матур итеп алып барды. Әлеге районда беренче узган бу чара турында газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International