В детском садике «Кояшкай» отметили праздник «Карга боткасы» (Воронья каша)

20 апреля 2015 г., понедельник
Әтнәнең “Кояшкай“ балалар бакчасында язның матур бәйрәмнәреннән берсе – Карга боткасы бәйрәмен үткәрделәр. Сабыйлар яз турында матур шигыр ьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шунда ук өйдән- өйгә кереп хуҗалардан Карга боткасына ярма, йомырка, май җыю күренешен дә күрсәтеп үттеләр. Уеннар да читтә калмады, командаларга бүленеп аркан тарттылар, “эз“гә басып йөрделәр, таҗлардан чәчәкләр җыйдылар. Соңыннан пешекче апалары әзерләгән боткадан авыз иттеләр. Татар халкының милли бәйрәме булган бу бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International