В Коморгузинской средней школе отметили "День Космонавтики"

16 апреля 2015 г., четверг
Комыргуҗа урта мәктәбендә һәр чараны күңелле итеп уздырырга тырышалар. 12 апрель – космонавтика көне уңаеннан укучы балалар тәнәфес вакытларында галәмгә багышланган видеороликлар караганнар. Урта сыйныфларда укучылар викторина җаваплары эзләгән. Кече сыйныфлар да читтә калмаган – махсус мултьфильм караганнар. Бу хакта мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Әхмәтҗанова хәбәр итте.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International