Санитарно-экологический двухмесячник-2015

31 марта 2015 г., вторник
 1 апрельдән икеайлык башланды. Елдагыча оешмалар килеп җыештырыр әле, дип көтеп утырасы түгел, “Урамнар оешмаларга бүленгән, барысы үзләренекен беләләр, халыкка да җиткерәсебез килә, оешмалар урамнарны чистарталар,  капка төпләрен түгел. Капка алдын һәр хуҗалык үзе җыештыра. Ә капка алдында яткан төзелеш материалларына килгәндә, төзелеш алып барасыз икән кулыгызда белешмә булсын, төземәсәгез озак еллар яткан материаллар булса, аларына чара күреләчәк, район башкарма советы каршында комиссия эшләп килгәнен барыбыз да беләбез, штраф сала башлагач берәүгә дә ошамый, суммалары аз түгел, меңнәр белән исәпләнә, шуңа күрә алдан  чарасын күрү кирәк”,– ди Олы Әтнә  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев.  Ә урам чатларында күче-күче белән ятучы чүпләрне җыештыру хакында уйланыйк, аерым-аерым аларны җыештыра торган түгел, чөнки көрәк, сәнәк, техника кирәге бәхәссез. Бәдри Җиһаншин, Казан урамы чатлары әнә шундый. Башка урамнар да шул хәлдә, тик алары ул кадәр үк түгел.

“Поле чудес”дип йөртелгән яңа бистәне дә әйләндек, рәхәт булып китте. Бар икән әле тәртип, чисталыкны саклаучылар. Очкан пакетлар ара-тирә генә күренде. Тик менә урам исемнәре язылган күрсәтмә такталар аз, я бөтенләй юк.. . – бу хакта да уйлау кирәк.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International