Ветерану войны Атнинского района - 95 лет!

16 марта 2015 г., понедельник

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимовның аңа багышланган котлавында: “Тәкъдирегезгә язылган тормыш авырлыкларын зур ныклык һәм сабырлык белән узып, тиңдәшсез каһарманлык үрнәге күрсәттегез”, - дигән юллар бар. Дөрестән дә, күпне күргән, күпне кичергән ул...

Ачлы-туклы яшәгән хәлдә, илебез чикләрен япон илбасарларыннан саклаган. Сугыштан соңгы авырлыкларны, репрессия чорларын да үз җилкәсендә татыган ир-атларның берсе ул. Авырлыклар алдында баш имичә, укытучы, ферма мөдире булып эшли, ә бүгенге көндә яшь буынга акыллы киңәшләр биреп, сөенеп, күпләр сокланырлык итеп яши.

Нык сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, киләчәктә дә балаларының һәм оныкларының хөрмәтендә яшәргә язсын якташыбызга!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International