Заместителю главного редактора газеты “Әтнә таңы” вручена почетная грамота

14 января 2015 г., среда

Хезмәте барның хөрмәте бар, ди халык. Без моңа тагын бер кат инандык. “Әтнә таңы” газетасы оешкан көннән эшләүче, 2009 елда “Бәллүр каләм”белән бүләкләнгән җаваплы сәркатип – баш редактор урынбасары Сүрия Мәхмүт кызы Мингатина Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңае белән” “ТАТМЕДИА” Грамотасы белән бүләкләнде.

Матбугат өлкәсендә 27 ел хезмәт куйган, “Әтнә таңы”н әйдәп баручыларның берсе булган Сүриябезне без дә күпсанлы газета укучыларыбыз исеменнән әлеге бүләге белән котлыйбыз. Соңгысы булмасын, дип телибез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International