Кем гер күтәрә, кем алга иелеп хәрәкәт, кем “отжимание” ясый... Әтнә спортзалының бер үк вакытта спорт киемнәреннән моның хәтле халыкны гомергә дә күргәне булмагандыр.
Нишләп йөриләр соң алар дисезме? Авыл мәктәпләре һәм Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары, китапханәчеләр, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре күмәкләшеп, бердәм рәвештә районда беренчеләрдән булып ГТО нормативлары тапшырды.
Спорт бәйрәмен, бүтәнчә әйтергә мөмкин дә түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатуллин ачып җибәрде.
Заманында 10 яшьлек баладан алып, 60 яшьлек өлкәннәргә кагылган әлеге программаны кире кайтару турындагы Указга Россия президенты Владимир Путин быел кул куйды. 2015 елдан ГТО физкультура комплексының нәтиҗәләре югары уку йортына кергәндә исәпкә алыначак.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, хезмәткәрләре белән бергә иңне-иңгә куеп нормативларны җитәкчеләр дә тапшырды. Мәктәп директорлары, техникум директоры Искәндәр Мөхәммәтгалиев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдиновның да спорт киемнәреннән ярышларда катнашып йөрүләре кул астындагыларга дәрт –дәрман өстәми калмагандыр.
Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәбе җитәкчелеге чараны оештыруга зур игътибар биргән. Теләүчеләр өчен чәй өстәле янында сыйланып алу мөмкинлеге дә бар иде.
“Беренче коймак төерле була, диләр. Кимчелекләрне киләчәктә төзәтербез дип уйлыйм, иң мөһиме – нормативларны тапшыру башланып китте. Катнашучылар моңа тиеш дип кенә түгел, ә сәләматлек өчен дә файдалы буларак кабул итсеннәр иде”, – ди спорт бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев. Ә менә катнашучыларның ярышларга карата үз фикерләре:
Фәридә Сибгатуллина, Күңгәр авылы китапханәсе
Рөстәм Сөнгатуллин, Габдулла Тукай исемендәге әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы: