Әтнә футбол лигасында чираттагы тур уеннары узды. Финишка якынлашкан саен, уеннар кискенләшә. Фаворитлар саналучыларның уеннары сүлпәнләнеп, артта баручыларныкы шактый көчәйде.
Бу тур көтелмәгәнрәк нәтиҗәләр алып килде. Әйтик, бер-бер артлы фаворитларны җиңә барып, Бәрәскә командасы сокландыра. Ә Күәм киресенчә, бер-бер артлы һәм зур исәпкә оттыра башлады.
Узган шимбә, якшәмбе көннәрне узган матч нәтиҗәләренә күз салыгыз.
23нче август көнне ике уен узды. Чембулат-Сап белән Комыргуҗа командалары уртак исәпкә уйнадылар. Исәп – 1:1. Ә менә Шашы командасы күәмнәрне, чын мәгънәсендә, тар-мар итте. 8:0 исәбе моның ачык дәлиле.
24нче август көнне дүрт уен узды. Күәмнәргә тагын “эләкте”. Чембулат-Сап командасы аларны 5:1 исәбе белән отты. Финиш алдыннан тизлек җыеп ятучы Бәрәскә исә, Легионны отты. Исәп – 2:0. Фаворитларның тагын берсе саналган “Затлы” да Комыргуҗа командасын авырлык белән генә, 3:2 исәбе белән җиңде. Ә менә ут күршеләр Шашы һәм Күңгәр үз уеннарын уртак нәтиҗәгә – 1:1 исәбенә төгәлләделәр.
Мәгълүматларны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән алдык!!!