В селе Новые Шаши Атнинского района открылся новый ветеринарный пункт

31 июля 2014 г., четверг
Яңа Шашы авылында яңа ветеринария пункты ачылды. Әлеге пункт дүрт хуҗалыкка, 12 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Пунктта операцион ,ясалма орлыкландыру  бүлмәләре, мөдир өчен махсус бүлмә, санузел урнашкан.  Шулай ук терлекләр өчен кирәкле дарулар белән тәэмин итү өчен аптека да бар. Әлеге пунктта халыкка, һәм аларның терлекләренә участок мал табибы Газинур Нигъмәтҗанов хезмәт күрсәтәчәк. Киләчәктә аның ярдәмчеләре дә булыр дип көтелә. Республика программасы нигезендә мондый пунктлар Күлле Кимедә, Бәрәскәдә һәм Комыргуҗада ачылачак. Тулы вариантын газета битләрендә укый аласыз.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International