В селе Кубян будет асфальтная дорога

20 июля 2014 г., воскресенье
Күәм урамы асфальтлана Авылның югары очындагы Яңа урамыннан күперне үтеп фермага, борылышны үтеп мәктәпкә, бакчага кадәр “Татавтодор”ның Әтнә участогы тарафыннан таш түшәлде. Авыл халкын сөендерергә ашыгабыз, бер атнадан әлеге юлга асфальт җәеләчәк. “Мәктәп һәм бакчаның баскыч төбенә кадәр киләчәк”,– дип сөендерде оешма җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов. Соңгысы район җитәкчеләренең тырышлыгы. Урам республиканың районга биргән акчасына эшләнә. Шулай ук әлеге оешма Күшәрнең Һади Такташ урамын юллы итте, Арча юлының 5 километр юлын рәтләде. “Күшәр-Чишмәле Сапның ике участогы: Күшәр чатыннан – күпергә кадәр, Кышлау тирәсен дә төзекләндерәчәк. Әтнә районы чигеннән Алатка кадәр дә асфальт җәячәкләр.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International