Депутаты осмотрели исторические объекты

26 июня 2014 г., четверг

Олы Әтнә үзәгендә бер төркем дәүләт эшлеклеләрен күреп күпләр гаҗәпкә калгандыр. Дәүләт советы депутатлары, Фәннәр академиясе,туризм, мәдәният министрлыгы вәкилләре,археологлар, журналистлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законының үтәлеше хакында (Җирле (муниципаль) мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә) күчмә утырышы алдыннан Биектау, Әтнә һәм Арча районнарындагы тарихи объектларны барладылар. Безнең районда андый объектлар алтау. Түбән Бәрәскә авылында 1769 елда нигез салынган беренче җәмигъ мәчете таш мәчетләрдән беренче булып төзелә. Мисал өчен, Казанның Мәрҗани мәчете – 1770, Апанай мәчете – 1771, данлыклы Кышкар мәчете – 1774 елда гына төзелгән. Тарихи объектларнгы саклау буенча координацион совет әгъзасы, архитектор Фәридә Забирова да әлеге мәчетне уникаль архитектура истәлеге дип атады. Петербург бароккосы стилендә төзелгән мәчетне элеккеге хәленә кайтару зур чыгымнар таләп итә. Олы Әтнә үзәгендәге Даутов йорты үзенең тышкы матурлыгы белән күпләрне җәлеп итсә дә, эчке яктан җитди ремонтка мохтаҗ. Бу йорт 1895 елда салынган. Бай йорты үзенчәлекле итеп эшләнгән, милли стильдә нечкә зәвык белән бизәлгән. Бинага реставрация эшләре 1994 елдан бирле бара. Олы Мәңгәр авылында урнашкан Бакиров йорты 1838 елда төзелгән. Халык телендә Вәли бай йорты дип йөртелгән әлеге объектның тарихы бик катлаулы. Тарихи чыганакларда аның хуҗасы дип миллионер Бакиров атала. Ә авыл халкы, Бакировның бу йортка бөтенләй дә катышы юк, дип саный. Ни генә булмасын, әлеге бина бүген бик кызганыч, җимерек хәлендә. Республика дәрәҗәсендә мәдәни мирас объектларына шулай ук Олы Әтнәдә узган ел янгынга дучар булган Вәли бай йорты, Мокшы авылы мәчете һәм Олы Бәрәзә авылындагы мәчет тә кертелгән. Алда күрсәтелгән биш архитектура объекты авария хәлендә дип исәпкә алынса, соңгысы инде юкка чыккан дип санала. Моннан тыш, Әйшә шәһәрчеге, 15 гасырга караган кабер ташлары булган Олы Бәрәзә,Түбән Бәрәскә Кече Әтнә, Иске Мәңгәр зиратлары, 15-17 гасырларга караган Иске Өҗем татар зираты да тарихи кыйммәткә ия булган археология объектлары булып санала

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International