Подготовка к Сабантую – Сбор полотенец

31 мая 2014 г., суббота
Мәйданыннан бигрәк, оештыра белсәң, менә шушы чарасы кадерле, күңелле Сабантуйларның... Рәсемнәрдә: Ары, Яңа Әтнә авылында бирнә җыю күренешләре. "Бии-бии арып беттек, шундый матур итеп җыйнадылар, авыл шау-гөр килеп торды",- дип сөйлиләр бу авылларда. Ә башкалар кызыгып, "Без курми дә калдык, берничә бала-чага кереп чыкты шунда, гармуны да юк иде бугай", - дип уфтана. Якшәмбе, 1 июньдә, Олы Әтнәдә бирнә җыячаклар! Бүләкләрегезне, йомырка-күкәйләрегезне...әзерли торыгыз! Биергә дә әзерләнеп карыйк әле! Бәлки оештырырлар бер дигән тамаша...
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International