Укучылар арасында игълан ителгән IT– чемпион республика бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көндә әлеге юнәлештә Олы Әтнә һәм Комыргуҗа урта мәктәпләре укучылары бик актив эшлиләр. IT - чемпион бәйгесенең алдагы этапларында безнең район укучылары да призлы урыннар яулаганнар иде. Бу юлы да сынатмаслар.