В хозяйстве Шахтер закончили посевную компанию

13 мая 2014 г., вторник
– Кичә кукуруз чәчә башладык, барысы 700 гектар мәйданда игәбез. Терлекчелектә төп азык культурасы инде ул, – ди директор Габделәнәс Хәкимов.
Эш барышы белән дә ул таныштырды. Биредә борчакны – 225, арпаны – 643, солыны – 180 һәм сабан бодаен 821 гектарда чәчкәннәр. “СУПН” чәчкече таккан “МТЗ-82” тракторында Фарил Гыйлаҗев,  Фәндүс Сәфәров кукуруз чәчәләр. Баш агроном Рәдиф Хәйруллин да монда. Зөлфәиз Хәбибрахманов машинада симәнә чыгарган, шуны чәчкечкә бушаткан вакытка туры килдек. Ашламаны да ул чыгара. Шунда ук “Т-150” тракторы белән Юрий Горинов аммиак кертә. “МТЗ-1221” тракторында Рәдис Заһидуллин чәчү алды тырмасын башкара. Шундый ук тракторда Фәнис Идрисов басуга аммиак чыгара.
Янәшәдәге басуда аталы-уллы Шәйхетдиновлар эшли. Өлкәне – Габделфәт Шәйхетдинов “Т-150” тракторында культиваторда, улы – Айзат Шәйхетдинов аңа аммиак ташый. Шул ук басуда Рәдиф Гарипов һәм Аркадий Иванов та кукуруз чәчәләр. Монда да “СУПН” чәчкеченә симәнә бушата иделәр. Анысын да “Беларус” тракторында Илдус Борһанов башкара.
Эш тиешенчә оештырылган, бернинди тоткарлык та юк. Монысын да озакка сузмаслар дигән өмет бар.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International