Ученица Кубянской школы Садриева Эндже награждена дипломом III степени

24 апреля 2014 г., четверг

“Илһам бәйгесе – 2014” республика конкурсына  йомгак ясалды. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге һәм КФУ тарафыннан оештырылган, берничә ай дәвамында уздырылган бу бәйгедә 700дән артык эш катнашкан. Шигырь, проза һәм драма әсәрләренең 76сы икенче турга чыгып лауреат булдылар. Ә иң-иңнәрен мәртәбәле жюри җиңүчеләр дип тапкан.

Өйләгә кадәр КФУда уздырылган “Түгәрәк өстәл”дә шагыйрь Рәмис Аймәт тарафыннан тәнкыйть утына эләккән “Изге намаз” шигыре (Садриева Энҗе, Күәм урта мәктәбе, 7 сыйныф) җиңү яулап,министр имзалаган III дәрәҗә диплом, акчалата премия белән бүләкләнде. Йомгаклау тантанасы Г. Камал театры бинасында узды, ә аңа кадәр укучыларны һәм җитәкче укытучыларны “Биләр” ресторанында тәмле әбәд белән сыйладылар. ТНВ каналы Энҗедән интервью алды һәм кичке яңалыкларда ук аны күрү бәхетенә дә ирештек

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International