Концерт ансамбля танца "Казань" с участием вокалистов Казанской городской филармонии

10 марта 2014 г., понедельник

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров Әтнә дәүләт драма театры бинасында районыбыз хатын-кызларын бәйрәм белән котлап, күңелле ял бүләк итте. Чын-чынлап ял һәм затлы бүләк булды ул.

Казан бию ансамбленең һәр чыгышын алкышлап, куллар кызыша башлады. Николай Богданов җитәкләгән "Идел" ир-егетләре ансамбленең дәртле җырларын рәхәтләнеп тыңладык, легендар артист Равил Харисовның зал буйлап җырлап йөрүенә сокландык. Якташыбыз, Иске Ашыт егете Фердинант Фәтхинең җырларына кушылып җырладык...
Килә-килешкә урындыкларыбызда пакет, аның эчендә өч татар китабы көтеп тора иде. Бу гына да түгел, Ринат Закировның чыгышыннан соң, аның исеменнән залда утырган хатын-кызларыбызга, һәрберсенә чәчәк букетлары тараттылар- бу искиткеч сокланырлык манзара булды. Тамаша залында алма төшәр урын да юк иде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International