В субботу стартовали традиционные соревнования по хоккею на приз главы района

3 марта 2014 г., понедельник

Язның беренче көннәрендә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.

Мәгълүматларны районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиевтан алдык. Шимбә көнне ике төркемгә бүленеп, Олы Әтнә һәм Бәрәскәнең боз мәйданчыкларында 10 команда кәкмәшә суга. Ә якшәмбе көнне һәр төркемнән икешәр команда финалда уйный. Уеннар бик кискен узалар. Нәтиҗәдә, төп призны Бәрәскә командасы яулый. II урынны Яңа Шашы командасы ала. Әтнә III урында урнаша, Күәм IV урын яулый. Турнирның “Иң яхшы һөҗүмче”се исеменә Яңа Шашыдан Инсаф Гәрәев лаек була. “Иң яхшы сакчы” исемен Олы Әтнәдән Марат Гиниятов ала. Бәрәскәдән Булат Садриев “Иң яхшы капкачы” булып таныла.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International