Әтнә егете – Сочида!
XXII Кышкы Олимпия уеннарының иминлек сагында безнең “Әтнә” полиция бүлекчәсенең участок инспекторы Фәнил Сабиров та катнаша.
Күлле Киме, Түбән Көек, Күәм авыл җирлегендә тәртип саклаучы инспекторны таныдыгызмы? Кырыс, таләпчән, үз эшен җиренә җиткереп эшләргә яратучы... Башка сыйфатларын санап тормыйм Фәнилнең. Иминлекне сакларга, Олимпиада кадәр Олимпиада барган җирлектә хезмәт итәргә теләсә- кемне алмыйлар, тиешле таләпләргә җавап бирүе мөһимлеге аңлашыла. Һәм Фәнил– Олимпия уеннарында, Татарстаннан киткән менгә якын полиция хезмәткәре белән берлектә тәртип саклый бүген. Канәгать.
Үзе әйтте. Кәрәзле телефоннар могҗиза тудыра торган заманда яшибез. Фәнилнең тавышын ишетүгә сорауларымны тездем. Ишеткән кадәресен сезгә дә җиткерәм:
Ышана да алмый торам, Әтнә кайда да Сочи кайда, кечкенә генә бер авылның гади бер егете Олимпия уеннары янәшәсендә эшләсен әле. Ышанырлыкмыни.
– Үзем дә ышана алмыйм әле... күрсәтелгән ышанычны аклармын...,– дип, Әтнә халкына сәламнәрен җиткерде ул. Тапшырдым. Горурлана аласыз.