Әтнәгә Ләбиб Лерон һәм Татарстан мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге баш белгече Камил Саттаров килде.
Максатлары – республика конкурсы кысаларында куелачак Әтнә сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар сәхнәләштергән спектакльне бәяләү.
Камил Саттаров турында белмәүчеләр сирәктер, якташыбыз хакында бер генә язмадык. Ул безнең өчен хөрмәткә лаек якташыбыз да, районның сәнгать өлкәсен җитди бәяләүче дә, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы да. Ә Ләбиб Лерон – татар язучысы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Мирас” әдәби-нәфис журналының баш мөхәррире. Ул төрле жанрда, балалар өчен дә, өлкәннәргә дә бердәй актив яза. Аның шигырьләр җыентыгы да, шаян хикәяләре, әкиятләре, хәтта комикс китаплары бар. Ә менә “Аңгыра сарык җүләре” пьесасын Әтнә сәнгать мәктәбе балалары сәхнәләштерделәр дә.
Әлеге спектакльгә карата олуг кунакларның фикерен беләсем килде. Камил Саттаров: “Бик матур уйнадылар, булдырдылар”, – дип бәяләде. Ләбиб Лерон исә: “Профессиональ артистларга якын итеп уйнадылар. Аз гына үзгәртеп, матурлап җибәргәннәр”, – диде.
Мәкаләнең тулы вариантын “Әтнә таңы” газетасыннан укыгыз