"Лыжня России - 2014"

27 января 2014 г., понедельник
Киләсе якшәмбедә Әтнә үзәгендә "Лыжня России 2014" чаңгы бәйгесе узачак. Бәйгенең максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны массакүләм физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, чаңгы спорт төрен популярлаштыру. Ул районның  яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчелегендә узачак. Бәйгедә һәр оешмадан өч вәкил һәм оешма җитәкчесе катнашу сорала. Яшь үзенчәлекләре – 13 яшькә кадәр;14 яшьтән 20 яшькә кадәр;21 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәкләр. Шулай ук җитәкчеләр өчен ярыш та булачак.  Белешмәләр өчен телефоннар: 2-10-21
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International