Семинар по живодновостве в хозяйстве "Менгер"

19 января 2014 г., воскресенье
“Мәңгәр” хуңалыгы базасында үткән әлеге семинар-киңәшмәдә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов, терлекчелек өлкәсендәге белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре, шулай ук терлекчелек буенча белгечләре катнашты.
Чабаксардан килгән “ИП Сулагаев” егетләре игътибар  үзәгендә булдылар. Базар икътисады кысаларында,  төп юнәлеш -  җитештергән продукциянең сыйфаты. Бу уңайдан сыерларда маститны булдырмау һәм аны дөрес итеп дәвалау буенча күрсәтмәләр бик урынлы булдылар.  “ИП Сулагаев” белгечләре тояк авыруын дәвалау юлын да күрсәттеләр.
Кыскасы, семинар конструктив, эшлекле шартларда узды. Һәрхәлдә, кызыксынучылар күп булды, димәк, файдасы да булмыйча калмас.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International