Түбән Бәрәскә фермасы базасында район башлыгы Габделәхәт Хәкимов җитәкчелегендә терлекчелек буенча семинар-киңәшмә узды. Анда район хуҗалыклары җитәкчеләре, зоотехник һәм ясалма орлыкландыручылар да катнашты.
Максаты – белгәнне искә төшерү булса да, кайбер яңалыкларга да игътибар иттеләр. Бездә күпчелек терлекләрне “Безгин ысулы”, аның да тулы циклы нигезендә тәрбияли. “Шахтер”, “Таң” хуҗалыклары, “Мәңгәр” һәм “Ташчишмә” заманча тораклар һәм савым заллары ук төзиләр. Ә менә “Ленин”да терлекләрне дөрес итеп ашату эше дә башланган.
Башта җирле полиция бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Сәләхов юлларга видеокамералар урнаштыру зарурлыгын сөйләде. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов әйтмешли, аны фермага кую да бик отышлы. Сүз уңаеннан, “Шахтер”, “Тукай”, “Ленин” фермаларында видеокамералар күптәннән бар. Семинар кысаларында күрсәтелгән видеофильм нигезендә, җитештергән продукциянең көндәшлек сәләтен үстерү һәм ясалма орлыкландыруны дөрес итеп оештыру проблемалары күтәрелде. Соңгысы кайбер факторларга бәйле. Бу хакта “Ленин”ның ясалма орлыкландыручысы Рәлиф Хәкимуллин сөйләде. Биредә таналарны Европа технологиясе буенча 10 еллап орлыкландыралар инде. “Тиздән бәйләмичә тәрбияләүгә күчәбез. Таналарны станда каплату уңайлырак та булыр”, – дигән фикердә ул. Биредә кичке якта орлыкландыралар икән. “Ленин” җитәкчесе Илгиз Хәйруллин яңа төр – бары таналар гына тудыра торган орлыклар куллану хакында да әйтеп узды.
Ә иң мөһиме – “Мустанг” компаниясе белән килешеп, азык рационы төзиләр. Компания вәкиле әйтүенчә, анысы азык анализы нигезендә башкарыла. “Сары барда биреп карыйк, фураж оны өстик микән, дип фаразлаулар заманы узып бара”. Биредә шундый фикер яңгырады. Район башлыгы сүләре белән әйтсәк: “Кирәк ысул. Фәнни яктан карасак кына, алга бара алабыз”.
Семинарның икенче өлешендә биредәге бозаулату һәм савым сыеры торакларын, азык цехын карадылар. “Эшне биредәгечә оештыру отышлы шул”, – диючеләр күп булды. Ә семинарга килсәк, мондый сөйләшүләр киләчәктә башка хуҗалыкларда дәвам итәчәк.