Наших ветеранов аплодирует Казань

28 октября 2013 г., понедельник
Арчада узган үзешчән сәнгать бәйгесендә катнашучы ветераннарның төбәкара сайлап алу конкурсындагы җюри әгъзалары кул чабып арып туктагач, әле генә җырлап чыккан әбигә ничә яшь , дип сорадылар. Дөресен генә мин үзем дә тәгаен генә белми идем. Җюри рәисе Шамил Әхмәтҗанов "аңа сиксәннең теге ягыдыр инде, дип куйды. Раузания апа сәхнәдән төшкәч, үзем сорадым, әле генә җитмешнең теге ягына чыктым , дип җавап бирде. Чыннан да тормыш үзенең авырлыклары белән изеп, кыерсытып, кешеләрне бик үзгәрәтә икән. Раузания апаны да гомере буе сынаган,сыткан, ә ул бирешмәгән. Кыз вакытында Ары фермасында төрле эшләрдә эшләгән чакларында, табигать биргән яшьлек дәртен кая куярга белмичә, нәрсәгә тотынса да, әкрен генә көйли- көйли хыялларга чума торган булган. Шуның белән авырлыкларны онытырлык көч тапкан.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International