Республика мәктәпләрендә яңача – Сингапур алымы буенча укыта башлаячаклар.
Әлеге илнең “Эдьюкеа” компаниясе белән Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы арасындагы килешү нигезендә кертелә бу яңалык. “XXI да укытуны үзгәртү” программасы кысаларында алып барыла. Төп максаты – мәктәп укучыларының уйлау , фикерләү сәләтен үстерү,укыту процессын яхшырту. “Укытучының сыйныфта үз-үзен тотышы буенча үзебез белгәннәр белән уртаклашасыбыз килә”, – ди бу алымга безнең укытучыларны әзерләүче Закияһ Мөхәммәд Али. Бу мөләем ханым Сингапурдан . Әтнәгә ул безнең укытучыларга әлеге алымны өйрәтү барышын күзәтергә килгән. Анда Олы Әтнә урта һәм Күшәр тулы булмаган мәктәбеннән укытучылар катнашты. Кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырылган укуларны ММҮ директоры Гөлшат Закирова алып барды. Аңа методистлар Алсу Хөснетдинова һәм Лилия Габидуллина ярдәм итте. Әлеге методның төп үзенчәлеге – укучы укытучы тарафыннан бирелгән сорауларга җавапны иптәшләре белән аралашып, киңәшеп эзләп табарга тиеш. Өстәлләр артына дүртәр укытучы -“укучы” утырган. Аларның һәрберсенең үз саны бар. “Укытучы” Гөлшат Марсовна “укучыларга” биремнәр бирә. Өстәл артында утыручылар бергәләп җавап әзерлиләр. Мәктәп коридоры “гүли”.“Укытучы ярдәмчесе” Алсу Мөсәлимовна кулын күтәрә, аңа “укучылар” да кушыла –“Хай фай” – тавыш бетте, җавап бирәбез.
– Җавапларны бергәләп эзләү балаларның үзара аралашуына, хезмәттәшлегенә китерә. Ә бу исә аларның критик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерә, анализ ясый белергә өйрәтә. Әлеге алым буенча укытучының төп бурычы – укучыга аң ягыннан үсәргә ярдәм итү, уйлый белү сәләтен үстерү – һәм бу киләчәктә иң кирәклесе булачак, – ди мәгълүмати методик үзәк җитәкчесе Гөлшат Закирова.
Ул арада “укучы” укытучылар кабат дәресләрен дәвам иттеләр. Чираттагы бирем – “Куиз, куиз, трейд” дип атала. Мәгънәсе – әйтеп җибәр, киредән сора һәм мактап куй кебек яңгырый. Бу бирем вакытында укучылар парлаша, башта берсе ,аннары икенчесе сорау- җавап алышалар. Искәрмә – бер өстәл артында утыручылар булырга тиеш түгел. Һәм шулай бөтен сыйныф аралашып чыга. Күңелле, кызыклы мондый моментлар ,һичшиксез, укучыларны дәрескә җәлеп итми калмас. Укытучыларның әлеге укуларда катнашу дәрәҗәсеннән Зәкияһ ханым үзе дә бик канәгать калды.