Можно ли вернуть подоходный налог?

29 сентября 2013 г., воскресенье

Олы Әтнә мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары Татарстан салым хезмәтенең 5нче инспекция бүлек җитәкчесе Мөнир Әмир улы Шәйдуллин белән очраштылар.

Максаты – укучы балаларга салым белән бәйле мәсьәләләрне аңлату иде.Бу көнне мондый чаралар республиканың күпчелек мәктәбендә узды. Мөнир Шәйдуллин сүзен:

  • Сез бүгенге көннән салым түләүчеләр. Бу хакта Россия Конституциясендә дә язылган, – дип башлады.

Салымны тарихка бәйләп, аның төрләрен телгә алды. Федераль, региональ һәм җирле салымнарның нинди исәпкә туплануын күрсәтеп узды.  Кыскасы, салым белән бәйле мәсьәләләрнең барысы да Салым кодексы белән көйләнә. Ә инспекторлар аның үтәлешен тәэмин итәләр, аңлату эшләре алып баралар. Инспектор бу өлкәдәге яңалыкларны махсус сайттан алырга мөмкин булуны да искәртте. Анда теркәлгән очракта салымың белән бәйле барлык яңалыкларны күрергә мөмкин. Алдан ук барысын да белеп тору бик отышлы. Әнә бит, салымын вакытында түләмәүчеләрне, хәзер чит илгә чыгармыйлар.

Инспектор салымның бер өлешен кире кайтарып булу хакында да сөйләде. Бу табышка карата керем буларак салынган 13 процентка кагыла.

  • Бары йорт төзегәндә, фатир сатып алганда, укуга яки балаңны укытуга тоткан акчаның 13 процентын кире кайтарырга була, – дип аңлатты.

Дөрес, эш урының булу, түләгән квитанцияләреңне югалтмыйча җыеп бару шарт. Менә монысы буенча сорау бирүчеләр күп булды. Күбесе автомәктәптә уку белән бәйле. Моның да үз нечкәлекләре бар икән. Баланы әти-әни укытса һәм тоткан чыгымның 50 мең сумыннан гына кире кайтарып була. Әгәр дә автомәктәп белән килешү бала исеменә рәсмиләштерелгән булса, 13 процентны даулап йөрмәвең хәер. Укучылар, укытучылар бу өлкәдә бик күп яңалыклар алдылар. Хәзер автомәктәпләргә 13 % салымны кире кайтарырга әзерләнергә кирәк...

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International