В Атнинском районе открылась новая мечеть

23 сентября 2013 г., понедельник

Мамыш авылы да мәчетле булды.Шимбә көнне авылда мәчет ачу тантанасы узды. Хәзер райондагы 46 авылның 34е мәчетле. Һәрберсенә нур иңде, ерактан азан тавышы яңгырый, авыллар өстендә көмеш ай ялтырый.

Мамыш мәчетен төзү эшен авыл хәзрәте Рубис абый һәм Равил Низамов башлап йөриләр. Зират чистартканда карт, корыган агачлардан авылның ир-егетләре бергә җыелып, бурасын оештыралар. Агачларны буралык хәленә китерергә пилорама тотучы эшмәкәр Раушан Миллиҗанов ярдәм итә. Кыскасы, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов әйтмешли, “Артык зур булмаган, әмма бик матур әлеге мәчет юкны бар итеп төзелә”. Ә төзелешкә килсәк, авылда өлеше кермәгән кеше калмаган диярлек. Читтән булышучылар да күп булган. Татарстан мөфтияте вәкиле Нургали хәзрәт мөфти Камил Сәмигуллин сәламнәрен тапшырды. Мөфтият исеменнән аеруча тырышкан Хәлил Хәбибуллин, Мәхмүт Шакиров, Раушан Миллиҗанов, җырчы Габделфәт Сафин, Рәшит Габделхак улы, Наил Сабиров, Илгиз Хәйруллин, Рубис Габдрахман улы, Равил Низамов, Алмаз Сибагатуллинга Рәхмәт хатлары бирде. Мәчет төзелешенә булышучылар болар гына түгел. Рубис хәзрәт:

  • Исемене телгә алмадылар дип үпкәли күрмәгез. Аллаһы Тәгалә андыйларга әҗерен тагын да күбрәк бирә, – диде.

Ә инде уртак тырышлыкның нәтиҗәсе булып, ерактан ук изге айлы мәчет балкып тора.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International