19 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Әтнә муниципаль районы үзенең уникаль мәдәни байлыгын тәкъдим итте.
Театр фойесында "Мәдәниятле һәм мәгърифәтле Казан арты Әтнә төбәге" программасы белән масштаблы интерактив мәйданчык җәелдерелде, анда тамашачылар Әтнә районының истәлекле урыннары һәм аның күренекле кешеләре белән танышты, "май канаты" ясау буенча мастер-классларда, сумка шоперга милли рәсемнәр тошерүдә катнаша алдылар. Конкурс кунаклары татар милли ризыкларын, мәсәлән, Әтнә районының визит карточкасы булган "Атнинка" пирогын, "ООО Мирас+, чәк чәк һәм башка продукцияне сатып ала алдылар.
Аннары "Әтнә көен сузыйк әле"театральләштерелгән тамашасы булды, анда иҗат коллективларына жюри алдында халык җырларын һәм биюләрен башкаруның матурлыгын күрсәтергә туры килде. Тамашачылар районның халык, вокал һәм инструменталь ансамбльләре, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары,Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең үзешчән артистлары һәм яшь талантлары. Сәхнәдә "Сөмбел" һәм "Чишмә" халык фольклор ансамбльләре, "Алчәчәк" үрнәк хореография коллективы, "Нур" үрнәк вокаль ансамбле, "Әтнә егетләре" һәм "РамДан" баянчылар ансамбле, фольклор коллективлары чыгыш ясады. Алар тамашачыларны Әтнә районы мәдәниятенең барлыкка килү тарихын һәм хәзерге хәлен чагылдырган спектакльләре белән гаҗәпләндерде.
Программа "Әтнә көен сузыйк әле" гаҗәеп хисләр бүләк итте. Залда иҗат, илһам һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрә. Чара бер сулышта узды, тамашачылар сәхнәгә чыккан һәр катнашучыны көчле алкышлар белән сәламләделәр. Казанда Әтнәлеләр оештырган бәйрәм тамашачыларның күңелендә куаныч һәм уңай эмоцияләр давыллары калдырды