Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел.
Татар халкының шигъриятен бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатыннан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Аның әсәрләрен укыган саен, укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Шул уңайдан, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Әтнә районы мәдәният бүлеге, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры белән берлектә бәйрәм концерты оештырды.Бәйрәм барышында бөек татар шагыйребезнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар, аның шигырьләре яңгырады. Әтнә район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган “Милләтебез йолдызы син – Тукай!” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесенә һәм Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан оештырылган “Тукай хаятеннән илһамланып” дип исемләнгән иҗади эшләнмәләр бәйгесенә дә нәтиҗәләр ясалды.
Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр, татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр.