8 августа в детском лагере "Чулпан" театр-студия “Сәләт-Рухият” начал свою деятельность

10 августа 2013 г., суббота
8 августта Әтнәнең “Чулпан” балалар лагере базасында “Сәләт-Рухият” аланы үз ишекләрен ачып җибәрде. Әлеге вакыйганың үзенчәлеге шунда, Әтнә җирендәге “Сәләт” аланына театрга гашыйк, сәхнәне үз итүче балалар җыелды. Икенче төрле әйтсәк, татар театрына дистәләгән артистлар бүләк иткән Казан арты төбәгендә яңа талантлар үстерү өчен “уңдырышлы туфрак” әзерләнә. Аланның ачылышына махсус кайткан кунаклар – сәлкешләрнең “атасы” Җәүдәт Сөләйманов та, Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та, танылган артистка Люция Хәмитова да, быел 95 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк театрыбыз – Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры режиссеры Рамил Фазлыев та, театр директоры Ландыш Фазлыева да, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов та әнә шул хакта искәрттеләр. “Сәләт” аланында балаларны театр дөньясында кайнау, режиссерлар, артистлардан мастер-класслар, беренче рольләр, тәүге премьералар көтә.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International