Планируем уложиться в 20 дневной срок

7 августа 2013 г., среда

“Урып-җыюны барлык мәйданнарның биштән берендә тәмамладык”, – ди “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Әнәс Хәкимов. Районда иң зур күрсәткечләрнең берсе бу.

...Быелгы корылык бу хуҗалыкны нык каһәрләде. Аннан соң тотынган яңгырлар хәлне тагын да катлауландырды. Бу уңайдан: “Барын әрәм итмичә җыеп алу”, проблемасы баш калкытты.

“Шахтер”да 6 август көнне, иртәнге якта булдым. Биредә борчакны һәм көзге бодайны тәмамлаганнар, инде арпага чыкканнар. Шул ук вакытта арышның да бер өлешен суктырып алырга өлгергәннәр.

  • Чөнки, һава торышы аз гына мөмкинлек бирсә, уракка чыктык, – диләр хуҗалык комбайнчылары.
  • Көзге культуралардан, елына күрә яхшы уңыш җыеп алдык. Шөкер, алар оттырмадылар. Табигать мөмкинлек бирсә, уракны 20 көндә төгәлләргә дә була, – дип фаразлый хуҗалык җитәкчесе.

Биредә 6 комбайн: ике “Тукано” һәм бер “Мега”дан тыш, ике “Нива” һәм бер “Дон”нары бар. Дөрес, бер “Нива” комбайны ремонтта. Мәсхүт Хәкимуллин, Мәсхүт Гыйззәтуллин, Равис Гыйлаҗетдинов, Шәүкәт Мөхәмәтҗанов, Илфар Әхмәдиев белән Нурмөхәммәт Галимуллин һәм Анатолий Морозов эштә сыналган, тырыш игенчеләр.

  • Комбайнчылар барысы да тәҗрибәлеләр. Кушканга түгел, аңлап эшлиләр, – ди хуҗалык агрономы Фирдинат Галимов та.

Данис Шаһиевнең янгын сүндерү машинасы да, Булат Сабировның ягулык ташу машиналары да биредә. Соңгысы бер үк вакытта эретеп ябыштыручы вазифасын да башкара. Комбайнчыларны басуга алып килеп ике тапкыр: төш вакытында һәм кичке аш белән сыйлыйлар.

  • Ә эш графигы гади – чык кипкәч башлыйбыз, чык төшкәнче эшлибез, – ди агроном.

Ашлыкны “КамАЗ” һәм “ГАЗ” машиналарында амбарга илтәләр. Шоферлар Алмаз Хәкимуллин, Фирдүс Габдрахманов, Марат Сәмигуллин, Рамил Хөснетдинов ашлыкны комбайн астыннан ындыр табагына ташыйлар.

Комбайннар артыннан ук “Пресс”лар саламны төргәкләп баралар. Монысын “МТЗ-82”ләрдә Рәдиф Гарипов, Фарил Гыйлаҗев һәм Ренат Сибгатуллин башкара.  Шунда ук җирне чәчүгә әзерлиләр. Ике “Нью-Холланд” тракторында Габделнур Хөснетдинов, Рафаэль Закиров һәм “МТЗ-1221” тракторында Фәрит Әхмәдуллин эшли.

Ә агроном исә яманның да яхшы ягын эзли:

  • Бер зыянның бер файдасы диләр бит. Озакка сузылган яңгырлар нәтиҗәсендә кукуруз күтәрелеп китте. Күзгә күренеп яхшырды. Ә ул бездә 734 гектар мәйдан били, – дип елмая.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International