Премьера - тәнкыйтьчеләр хөкемендә

28 июня 2013 г., пятница

25 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры премьера алдыннан М.Фәйзинең “Адашкан күңел” спектаклен театр белгечләренә, тәнкыйтьчеләргә, журналистларга, җәмәгать эшлеклеләренә тәкъдим итте. Әтнәгә кайткан олы кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге җитәкчесе, якташыбыз Гөлназ Шәйхи, “Татар федераль милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Хәбибуллина, ТР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салихова, театр белгечләре Илтани Илялова, Айгөл Габәши, журналистлар Галина Зәйнуллина (“Идел”), Земфира Гыйлметдинова, Ильмир Хәбибуллин, Рания Юнысова, Рәмис Нәҗмиев (“Сәхнә”), Чулпан Фәттахова (“Татарстан яшьләре”), Чулпан Фәхретдинова (“Мәдәни җомга”), Динә Шәкүрова (“Ватаным Татарстан”), Сүрия Мингатина (“Әтнә таңы”), Әлфирә Мәһдиева, Гүзәл Сәгыйтова (“ТНВ”) кебек күренекле шәхесләрнең булуы театрыбызга карата кызыксыну, игътибар, хөрмәтнең ачык дәлиле иде кебек.

Илтани Илялова, театр белгече, профессор: “Әлеге спектакльдә күбесе минем укучыларым уйный, горурланып утырдым. Сиринә Абдуллина – төп рольдә, бик уңышлы. Куелыш та, уйнау да яхшы. Әтнә театры спектакльләрен караганым юк иде, башкаларын да карыйсым килеп утырдым..."

Әлфирә Мәһдиева, “ТНВ” каналы, режиссер: “Бик ошады, еламаска тырышып карадым, булмады. Театр артистларын “Башваткыч”, "Аулак өй” тапшыруларына чакырырга дип кайттык.”

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International