Килегез, күрегез!

10 июня 2013 г., понедельник

Лагерь тормышыннан кызык тапмау­чылар калган дус-ишләренең күңелләренә дә шөбһә сала, ахрысы. Нигәдер балалар лагерьга барырга авырлык белән ризалаша. Әти-әниләр дә аларны җибәрергә ашыкмый.  “Чулпан” лагерена өч тапкыр бардым, һәр елны күтәренке кәеф белән кайттым. Хәзер балалар ял итә белмиме, әллә ял итәргә теләмиме? Әллә оештыру тиешле таләпләргә җавап бирмиме? Ни өчен? “Шартлар яхшыруны көтәбез, лагерьга төшәргә әзер”, - ди алар. Яшь чикләүләренә дә басым ясап, 17-18 яшьтәгеләрне дә кабул итүләрен сорыйлар. Ә кайберәүләрнең, киресенчә, зурайган саен анда барасы килми.

Барлык кимчелекләрне дә искә алып, быел “Чулпан” лагере үзгәрешләр кичергән. Бу турыда тулы мәгълүматны “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере җитәкчесе Рита Садриева бирде: “Быел хезмәткәрләр составы алышынды, әйдаман булып яңа егет-кызлар сайланды.   Салкын көннәрдә балалар үзләрен иркен хис итсен өчен, барлык биналарда яңа җылылык системасы урнаштырылды. Келәмнәр җәелде. Ашханә һәм душта яңа су җылыткычлар куелды. Шулай ук корпусларда барлык ятаклар алыштырылды, яңа урын-җир, ашханә өчен савыт-саба алынды”.

“Чулпан”да булдым. Үзем күрдем. Лагерь территориясендә дөрестән дә ремонт эшләре бара: корпуслар, ашханә һәм башка биналар төзекләндерелә. Ә күптән түгел биредә эшләячәк әйдаманнар җыелып, балалар өчен күңел ачу программасын яңарттылар. Әлеге программага мөмкин булганча экскурсияләр (смена барышында берничә тапкыр), төрле көндезге һәм кичке чаралар, телевидениедә барган шоу-тапшыруларга охшаш бәйгеләр, интеллектуаль уеннар кертелде. Кызыклы шәхесләр, төрле юнәлештә эшләүче профессионаллар белән очрашу, мастер-класслар үткәрү теләге дә бар. Ягъни, балаларга үз сәләтләрен күрсәтергә, интеллектуаль яктан үсәргә, яңа дуслар табарга, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлекләр күп булачак.

Малайлар һәм кызлар, чит сүзләргә игътибар итәргә ашыкмагыз. Колак белән ишеткәнче, үз күзләрең белән күрү мең мәртәбә отышлырак. Килегез, күрегез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International